news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов архивларда еш булуын белдерде

Казанда “Пергаменттан цифрга” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). Бүген IТ-паркта Россия архив хезмәтенең бер гасырлык юбилеена багышланган “Пергаменттан санга” дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, архивларга хөрмәт белән караучы һәм аларны кулланучы булуын белдерде.

“Архив документлары зур әһәмияткә ия. Республикада архивларны үстерү буенча дәүләт программасы кабул ителде һәм соңгы елларда без билгеле уңышлар булуын күрәбез. Без республика, шулай ук муниципаль архивларны тәртипкә китердек. Бүген фикер алышкан нәрсәләр, 500-1000 елдан соң безнең буынга кызык булачак. Әлегә алар өчен цифрлы материалны ничек сакларга икәнлеген белмибез, бу мәсьәләләр буенча конференциядә фикер алышырга өметләнәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты чит ил кунакларына мөрәҗәгать итте һәм Казанда вакытларын күңелле үткәрүләрен теләде. “Хәзер, бәлки, елның иң уңайлы вакыты түгелдер, әмма кар яуган вакытта Казан тагын да матуррак. Безгә җәй көне футбол буенча чемпионатка, ә киләсе елда һөнәри осталык буенча чемпионатка килегез”, - дип чакырды республика башлыгы.

Ул шулай ук Татарстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы булып саналган өч объект булуын, аларны күрергә кирәклеген билгеләп үтте. “Әгәр бу юлы өлгермәсәгез, тагын бер тапкыр Казанга килү өчен сәбәп булачак”, - дип тәмамлады ул сүзен.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot