news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов архивчыларның Халыкара конференциясендә катнашачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов тарих сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырачак.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген Рөстәм Миңнеханов архивчыларның Халыкара конференциясендә катнаша. Казанда архивчыларның дөньяда иң эре халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.

Көннең беренче яртысында ИТ-парк территориясендә Татарстан Президенты Россия һәм чит ил экспертларының чыгышларын тыңлаячак. шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль Архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов белән тарих сакчыларына дәүләт бүләкләре тапшырачак.

Конференция башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов белән Андрей Артизов төзекләндерү капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган Татарстан Дәүләт архивы бинасын карарга бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot