news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов архиепископ Челестино Мильорене истәлекле көн белән котлады

Россиядә Апостольский Нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашу Казан Кремлендә Губернатор сараенда узган.

Рөстәм Миңнеханов архиепископ Челестино Мильорене истәлекле көн белән котлады
president.tatarstan.ru

(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россиядә Апостольский Нунций архиепископ Челестино Мильорене, Казан шәһәренең һәм Татарстанның барлык католикларын истәлекле көн белән котлады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бу көннәрдә истәлекле вакыйга - Казан католиклар приходының яңа чиркәве ачылуга 10 ел тула. 

Россиядә Апостольский Нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашу Казан Кремлендә Губернатор сараенда узган.

Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләде һәм Татарстан Республикасы белән кызыксынуы өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук архиепископ Челестино Мильореның Казанда булудан уңай хис-кичерешләр генә алуын теләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Президенты сүзләренчә, җирле католик җәмгыятьнең республиканың узганы һәм хәзергесе белән бәйләүче күпгасырлык тарихы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot