news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты

Бүгенге көндә «икенче икмәк» 400 гектар мәйданда алынган, барлыгы 14,4 мең тонна бәрәңге җыелган, уңыш гектарыннан уртача 360 центнер тәшкил итә.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Арча районы кырларында бәрәңге алуның барышы белән танышты. Бу хакта республика лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Балыкчылар авылы» кунакханә-сәламәтләндерү комплексын карады, шуннан соң «Кырлай» агрофирмасы» ҖЧҖ басуында районның авыл җирлеге башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты.

Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. рәсми затлар озатып йөрде.

Татарстан Президентына район кырларында бәрәңге алуның барышы хакында бәян иттеләр. «Кырлай» агрофирмасы мисалында районда үстерелә торган чөгендер, бәрәңге, кәбестә һ.б. яшелчәләрнең кайбер сортларын күрсәттеләр.

Аерым алганда, «Кырлай» агрофирмасының 9 711 гектар чәчүлек җире бар. Бәрәңге 1 мең гектар мәйданны били. Бүгенге көндә «икенче икмәк» 400 гектар мәйданда алынган, барлыгы 14,4 мең тонна бәрәңге җыелган, уңыш гектарыннан уртача 360 центнер тәшкил итә.

Агрофирмада бәрәңгенең «Ред Скарлетт», «Королева Анна», «Гала» һ.б. сортлары үстерелә. Бәрәңге алуда ике үзйөрешле һәм ике тагылмалы комбайн эшли.

Рөстәм Миңнехановка «Кырлай» агрофирмасының зур мәйданнарда «икенче икмәк» үстерү белән шөгыльләнә торган республикадагы 20 авыл хуҗалыгы предприятиесенең берсе булуы хакында хәбәр иттеләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100