news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Апас районында кайбер яңа объектларны ачты

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының сәфәре Иске Әнәле авылыннан башланды, анда яңа Мәдәният йорты ачылды

(Апас, 21 июль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Апас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында кайбер яңа объектларны ачуда катнашты.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручының сәфәре Иске Әнәле авылыннан башланды, анда яңа Мәдәният йорты ачылды. 425 кеше гомер кичерүче әлеге торак пункт Апас шәһәр тибындагы бистә составына керә. Элек җирле Мәдәният йорты 1969 елда төзелгән бинада урнашкан булган. Яңа объектын төзү узган елның декабрендә башланган, бәясе 3 млн сумга якын тәшкил иткән. Яңа клубта китапханә урнашкан, шулай ук биредә үзешчән сәнгать түгәрәкләре дә эшләячәк.

Алга таба Татарстан лидеры Иске Әнәле авылында төзекләндерелгән чишмәне дә карады. Чишмәне төзекләндерү Апас районы ТР муниципаль районнары халык социаль проектлары конкурсы кысаларында алынган грант хисабына башкарылган. Конкурс "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангычы белән үткәрелгән.

Апас районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган Үзәк район хастаханәсендә дә булды. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә капиталь ремонт 2011 елдан башлап өч этапта үткәрелгән. Аерым алганда, быел хастаханәнең бала тудыру һәм балалар бүлеген, шулай ук административ корпусын төзекләндерүгә 24 млн сум акча бүленгән.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бүген Апаста Җиңүнең 65 еллыгына ачылган мемориаль комплекста да булды. Биредә Ватанны саклап сугыш кырларында башларын салган һәм туган якларына җиңү белән әйләнеп кайткан 11 меңнән артык кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Шулай ук мемориал диварларында кайнар нокталарда һәлак булган хәрби хезмәткәрләр хөрмәтенә дә истәлек такталары куелган.  Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм мемориаль комплекска Берлиндагы туганнар каберлегеннән алынган туфрак тутырылган капсуланы салуда катнашты.

Апас районына эш сәфәре тәмамланганда, Татарстан лидеры Апаста яңа административ бина ачуда катнашты. Анда ЗАГС һәм 1нче суд участогы урнашкан. Рөстәм Миңнеханов  үзенең чыгышында билгеләп узганча, Апас районы, шул исәптән Иске Әнәле авылында, төзелгән социаль объектлар муниципалитетка демографик вәзгыятьне яхшыртырга булышыр дигән ышаныч бар.  

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot