news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Анкарада Ататөрек Мавзолеенда булды

Рөстәм Миңнеханов музейның Мактаулы кунаклары китабында истәлек язмасы калдырды.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эшлекле сәфәрдә булганда Анкарада Мостафа Кемаль Ататөрек Мавзолеенда булды һәм Төркия Республикасына нигез салучы, илнең беренче Президентына чәчәкләр салды. Аннан Рөстәм Миңнеханов Мактаулы кунаклар китабында истәлек язмасы калдырды һәм Мостафа Кемаль Ататөрекнең тормышына һәм сәяси эшчәнлегенә багышланган музей экспозицияләре белән танышты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Төркия Республикасына нигез салучы Мостафа Кемаль Ататөрек 1938 елның 10 ноябрендә илле җиденче яшендә вафат булган. 6 елдан соң Төркия башкаласында Мавзолей төзелеше оештырыла. Төзелеш эшләре 9 ел барган, 1953 елның 10 октябрендә төгәлләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot