Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште
Очрашу «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында булды, анда венчур форумы уза.
(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников белән федераль Сабан туена әзерлек турында сөйләште. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Новосибирскига Сабантуйга барырга планлаштыруын хәбәр итте.
Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе җитәкчелегенә татар телен, биредә яшәүче татар халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт әйтте.
Очрашу «Казан ЭКСПО» мәйданчыгында булды, анда венчур форумы уза. Рөстәм Миңнеханов Казанны һәм «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген Россия Дәүләт Советының «Мәгариф һәм фән» юнәлеше буенча эшче төркеме утырышын уздыру урыны итеп сайлаулары өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз