news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды премиясенә лаек булды

“Вера һәм Верность” премиясе 1992 елдан бирле декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырыла.

Рөстәм Миңнеханов Андрей Первозванный фонды премиясенә лаек булды
архив

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов апостол Андрей Первозванный фонды «Вера һәм верность» премиясе лауреатларының берсе булды. Бу хакта фонд сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар Рөстәм Миңнехановның «Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту өчен» премиягә лаек булуын әйтә.

Билгеләп үтелгәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче төрле халыклар арасында тынычлыкны, татулыкны һәм ышанычны ныгытуга зур җаваплылык белән карый һәм республика тормышының барлык башлангычларын шәхсән үзе контрольдә тота.

«Рөстәм Нургалиевич югары тизлектә яши һәм эшли. Миңнеханов — автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, даими рәвештә ярышларда катнаша һәм аның иң яраткан тизлеге — сәгатенә 200 чакрым булуын яшерми!», - диелә хәбәрдә.

  • «Вера һәм Верность» премиясе — җәмгыять тарафыннан Ватан алдындагы казанышларны тану символы. 1992 елдан ул гадәттәгечә декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда тапшырыла.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100