news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Андрей Карловның якыннарына һәм туганнарына кайгынамә җибәрде

Татарстан Президенты матбугат хезмәте: “Россиянең Төркия Республикасындагы илчесе Андрей Карлов Татарстан турында һәрвакыт уңай фикердә булды”.

  (Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алдагы көнне Әнкарәдә һәлак булган Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карловның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Татарстан Президенты матбугат хезмәте белән элемтәгә кереп, әлеге хезмәт җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәровтан шәрехләмә алды.

“Әле күптән түгел, 15 декабрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикабыз делегациясе Төркиядә эш сәфәрендә булды. Россия Федерациясе Илчесе Андрей Карлов безнең делегацияне иң югары хөкүмәт дәрәҗәсендә озата йөрде”, - дип искәртте Ләззәт Хәйдәров.

Рәсми сәфәр барышында күп кенә очрашулар уздырылды, мисалга, тышкы эшләр министры, икътисад министры, Премьер-министр һәм Төркия Президенты белән. Моннан тыш, Андрей Карлов Төркия-Россия эшлекле форумында сәламләп чыгыш ясады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Андрей Карлов белән күптән таныш. Аның белән Татарстан Президентының тышкы элемтәләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов та тыгыз элемтәдә торып эшләде. “Ул гаять тәҗрибәле профессионал, зыялы кеше иде – Россиянең чын дипломаты. Шушы вазифага билгеләнгәннән (2013 елның июлендә. – Т-и искәрмәсе) бирле, Татарстанга сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр суынган айларда консультацияләр үткәрде, илләр янә конструктив диалогка кайткач, мөнәсәбәтләрне җайга салуда булышты. Күп очракта аның ярдәме белән Татарстан һәм Төркия арасындагы үзара отышлы сәүдә-икътисад өлкәсендәге мөнәсәбәтләрдә югары нәтиҗәләргә ирешелде. Андрей Карловның һәлак булуы – тулаем Россия өчен дә, Татарстан өчен дә гаять зур югалту”, - дип, Ләззәт Хәйдәров Радик Гыйматдинов сүзләрен китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100