news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Андрей Карлов Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеген ныгытуга ярдәм итте

Президент сүзләренчә, Андрей Карлов күренекле дипломат булган, Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертергә өлгергән.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов белән электән таныш булган. Бу хакта Президент “РИА Новости”га интервьюда сөйләгән.

Рөстәм Миңнеханов илче белән эшлекле сәфәрләр вакытында гел очрашуын әйткән. Дипломат, Татарстан Президенты сүзләренчә, Татарстан белән Төркия хезмәттәшләре арасында элемтәләрне ныгытуга һәм үстерүгә һәрвакыт ярдәм иткән.

“Андрей Геннадьевич безнең проектларны һәрвакыт хуплап торды, еш кына аның ярдәме белән Татарстан һәм Төркия арасындагы сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлектә югары күрсәткечләргә ирешелде”, - дигән Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, Андрей Карлов күренекле дипломат булган, Россия һәм Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертергә өлгергән, бигрәк тә соңгы вакытта.

“Ул югары профессионал, зыялы, объектив карашлы, кешелекле кеше иде. Без аны чын профессионал буларак та, кеше буларак та, безнең олы дустыбыз буларак та хөрмәт итә идек”, - дигән Рөстәм Миңнеханов.

“Аның кыргыйларча террористик акт нәтиҗәсендә һәлак булуы – Россия һәм, гомумән, Татарстан өчен зур югалту”, - дип белдергән Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100