news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советы конференциясендә Татарстанны тәкъдим итте

Әлеге чара Сан-Францискода Президентның АКШка эшлекле сәфәре кысаларында үтте.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның бүгенге көн бурычы – бизнеска дөрес сигнал бирү. Шушы фикерне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр елны үтүче Америка-Россия эшлекле советы конференциясе кысаларында республикага багышланган махсус сессиядә чыгыш ясаганда белдерде. Әлеге чара Сан-Францискода Президентның АКШка эшлекле сәфәре кысаларында үтте, дип искә төшерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Очрашу модераторы булган Вице-президент Ford Motor Company Стивен Биган Татарстанны Россиядәге сәнәгать өлкәсе алга киткән төбәкләренең берсе дип күрсәткән. «Инвестицияләр өчен бик кулай урын», – дип билгеләп үткән ул. Биган шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасында биш ел дәвамында Форд-Соллерс компаниясе заводларының уңышлы эшләп килүен искә төшергән.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисади һәм инвестиция куәтен күрсәтү һәм Россия икътисадында инновацияләр роле турында фикер алышу мөмкинлеген тудырган өчен рәхмәтен белдергән.

«Безнең бүгенге көн бурычы – бизнеска дөрес сигнал бирү. Әлеге визит Татарстанның Америка компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүдә яңа динамика бирер дип ышанабыз», – дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга АКШның күп кенә компанияләре белән үзара хезмәттәшлекнең уңышлы баруы хакында сөйләде. Аерым алганда, «Форд» һәм «Соллерс» компанияләре «Алабуга» махсус икътисади зонасында автомобильләр җитештерү белән шөгыльләнә, КАМАЗ» «Камминз» (двигательләр) һәм «Федерал Могул Корпорейшн» белән уртак предприятиеләр ачты. Инфокоммуникация технологияләре өлкәсендә Cisco компаниясе белән мөһим проектлар тормышка ашырыла, мәгълүматлаштыру һәм мәгариф тармагында IBM, Microsoft, Intel һәм Google белән үзара хезмәттәшлек җайга салына. General Electric компаниясе белән эшчәнлек энергетика, сәламәтлек саклау, банк эшчәнлегендә бара.

ТР Президенты, беренче чиратта икътисадта уртак эшчәнлек мөмкинлекләре зур булуына ышанычын белдерде. Республика лидеры Америка компанияләре белән элемтәләрне үстерүдә нефть эшкәртү һәм нефть, химия, машина төзелеше, авиатөзелеш, автомобильләр һәм аларның компонентларын җитештерү, IT, энергия саклау, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдә потенциал зур булуын билгеләп үтте.

«Сезне Татарстанда көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чыгышын тәмамлаганда Америка бизнесы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100