news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш сәфәре кыла

Татарстан Президенты Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Америкага килде. Әлеге сәфәр 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Президенты Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак.

Хьюстонда республика лидеры TomoWave, Emerson, Ozone21, Univation Technologies компания вәкилләре белән очрашачак.

Шулай ук Хьюстонда "Техас – Татарстан" дип аталган эшлекле форум да узачак. Монда Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдим итү планлаштырылган.

Татарстан Президенты монда Райса шәхси университетында да булыр дип көтелә.

24 октябрь көнне Татарстан Президенты Сан-Франциско шәһәренә киләчәк. Монда ул Халыкара технология симпозиумында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot