news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Америка бизнесы вәкилләре белән берничә очрашу үткәргән

Республика Президенты Mars шоколад батоннары чыгаручы компаниягә Татарстанда завод ачарга тәкъдим иткән.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ ка сәфәре барышында Сан-Францискодагы Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында берничә очрашу үткәрде, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Беренче очрашу Medtronic компаниясенең дәүләт органнары белән элемтәләр буенча вице-президенты Тревор Ган белән булган. Әлеге компания - медицина җиһазларын җитештерүчеләр арасында иң эреләренең берсе. Кардиостимуляторлар, имплантлана торган кардиомониторлар җитештерә.

Тревор Ган хәбәр иткәнчә, республика белән хезмәттәшлекне үстерү өчен киртәләр юк - Татарстанда яхшы инфраструктура, инвестицияләр өчен уңай мохит, медицина хезмәткәрләрен әзерләү дәрәҗәсе югары.

Рөстәм Миңнеханов "Эйдос-медицина" компаниясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен карарга тәкъдим иткән. Россия базарына чыгу өчен медицина җиһазларын җитештерү буенча уртак предприятие оештыруны карарга кирәк, дип тәкъдим иткән ул. ТР Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына бу мәсъәлә буенча эш төркемен булдыруны йөкләгән.

Аннары Mars компаниясе җитәкчелеге белән очрашу үткән.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Республикасы производство оештыру өчен уңай шартлар тәкъдим итә. Мин сезне ярдәм тәэмин итүемдә ышандыра алам, дип ассызыклаган ТР Президенты.

Хәзер Mars иң яхшы кондитер компанияләренең рейтингына керә. Шоколад, азык-төлек продукциясен, эчемлекләр һәм башкаларны җитештерә. Россия базарында компания 20 ел дәвамында эшли. РФнең 4 төбәгендә 9 фабрика ачылган.

Mars компаниясенең инвестицияләр һәм глобаль сатулар буенча бүлекчәсе башлыгы Мэри Латимер хәбәр иткәнчә, компания җитештерү локальләштерүне өстенлекле максат дип саный. Без йорт хайваннары өчен ризык җитештерүдә Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясен файдалану мөмкинлеген карар идек, дигән ул.

ТР Президенты бу мәсьәлә өчен дә эш төркеме булдырырга йөкләгән.

АКШ ка эш сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов Caterpillar һәм Solar Turbines компанияләре вәкилләре белән очрашкан.

Caterpillar Inc. - эре махсус техника җитештерүчеләрнең алдынгы компаниясе. Җир казу-транспорт техникасын, төзелеш җиһазларын, дизель моторларын һәм башкаларны җитештерә.

Solar Turbines Inc. (Caterpillar Inc. составында) - сәнәгый газ-турбина энергия системаларын, сәнәгый газ турбиналарын, табигый газ компрессорларын һәм насос системаларын җитештерә.

Рөстәм Миңнеханов компанияләр вәкилләрен Татарстан Республикасына "КМПО" АҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ белән хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләү өчен чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100