news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгына кар барсларын коткару планнары турында искәртте

Ике ел элек республикалар кар барсларын саклау һәм популяцияне торгызу турында килешү имзалады.

Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгына кар барсларын коткару планнары турында искәртте
https://tatarstan.ru

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай башлыгы Олег Хорохординга ике республика ярдәмендә кар барсларының популяциясен торгызу планнары турында искә төшерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең питомник ясау бурычыбыз бар. 2018 елда без кар барсын саклап калу һәм аларның популяциясен торгызу турында килешү имзалаган идек. Федераль ведомстволар да хуплый», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Кар барсы билгеле бер шартларда гына яши ала. Сезнең «Сайлюгемский» паркында бу эшне бергәләп оештырырга мөмкин булыр иде», — диде Татарстан Президенты.

Республикалар арасындагы килешү Татарстан территориясендә кар барсының паркта резерв популяциясен булдыру мөмкинлеге бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot