Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Alstom компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлек турында фикерләште
Татарстан Республикасы Президенты Alstom компаниясенең Россиядәге президенты Филипп Пегорье белән очрашты
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alstom компаниясенең Россиядәге президенты Филипп Пегорье белән очрашып, үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикерләште. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Alstomны машина төзелеше буенча иң зур компанияләрнең берсе дип атады. Аның энергетик һәм тимер юл транспортын җитештерү өлкәсендә әйдәп баручылардан булуын искәртте. Компания чыгарган эшләнмәләренең исемлеге гаять зур.
Без шәһәр транспорты өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикерләшүгә бик шат, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәре мэрлары белән таныштырды.
Белешмә өчен:
2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы һәм Француз Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше 158 миллион евро тәшкил иткән. Татарстан Республикасы территориясендә француз капиталлы компанияләр эшчәнлек алып бара. Алар арасында - Schneider Electric, Air Liquide, Saint -Gobain, Leroy Merlin, Decathlon, Auchan һ.б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз