news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алмата өлкәсендәге татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре белән очраша

Президент Казахстанга ике көнлек эш сәфәре белән килдк.

(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Казахстан Республикасының Алмата өлкәсенә ике көнлек эш сәфәренә килде. Талдыкорган шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Алмата өлкәсе хакиме Амандык Баталов һәм Талдыкорган шәһәре хакиме Багдат Карасев каршы алды.

Алмата өлкәсе хакимиятендә бүген Рөстәм Миңнехановның Амандык Баталов белән очрашуы көтелә. Татарстан Президенты белән килгән республика делегациясендә Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров, "Иннополис" махсус икътисадый зонасы генераль директоры Игорь Носов, Татарстан халыкара инвестицион компаниясе генераль директоры Мурад Яндиев һәм башка рәсми затлар бар.

Бүген Рөстәм Миңнеханов шулай ук Алмата өлкәсендәге татар милли-мәдәни үзәге вәкилләре белән очрашачак. Моннан тыш, Татарстан Президенты "Хоргос" чиктән хезмәттәшлек халыкара үзәге проекты презентациясен карарга һәм Алмата өлкәсенең Панфилов районындагы "Хоргос" үзәге объектларына барырга җыена, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot