Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов "Allied Digital" компаниясе рәисе Нитин Шах белән очрашты
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм "Allied Digital" компаниясе арасында багланышлар турында килешү имзаланды
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мумбайда (Һиндстан) Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы һәм "Allied Digital" компаниясе арасында багланышлар турында килешү имзаланды. Документка ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм "Allied Digital" компаниясе рәисе Нитин Шах кул куйдылар. Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Прзиденты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Искәртик: Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Һиндстанда эш сәфәрендә. Документны имзалау алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм "Allied Digital" компаниясенең рәисе, башкарма директоры Нитин Шах белән очрашу булды. Яклар мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, мәгълүматлаштыру – һинд партнерлары белән багланышларның иң мөһим юнәлешләренең берсе. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанда ИТ өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла: “Иннополис” инновацион шәһәрен төзү, ИТ-парклар булдыру, “Электрон Татарстан” проекты.
Без сезнең компания белән хезмәттәшлек итәргә телибез, диде Рөстәм Миңнеханов Нитин Шах әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Искәртеп үтәбез: "Allied Digital"компаниясе вәкилләре Татарстанда 2014 елның октяберендә булдылар. Гомумән, компания мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эш итә.
Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз