Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте җитәкчесе белән очрашты
Алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте җитәкчесе буларак Игорь Алешинның Татарстанга беренче эш сәфәре.
(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте җитәкчесе Игорь Алешин белән очрашты.
Очрашуда федераль ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында алкогольнең законсыз һәм контрафакт әйләнешененә каршы көрәш буенча системалы эш оештырылган.
Татарстанга эш сәфәре кысаларында Игорь Алешин «Белый Кремль» сыра заводында һәм Чистайдагы сыра музеенда, Усад спиртзаводында, шулай ук «Арыш мае» кибет-музеенда булырга җыена.

Быел июль аенда Игорь Алешин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев күрсәтмәсе белән алкоголь базарын җайга салу федераль хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз