news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алия Әһлиуллинаны «Ел студенты» премиясе Гран-прие белән котлады

Татарстан вәкилләре барлыгы дүрт номинациядә җиңүче булды.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан студенты Алия Әһлиуллина «Ел студенты — 2021» милли премиясенең Гран-приена ия булды. Ул Россиянең 69 төбәгеннән катнашучылар арасында иң яхшысы дип танылды. Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов студент кызны җиңүе белән котлады.

«Безнең якташыбыз профессиональ белем бирү оешмалары арасында „Ел студенты — 2021“ милли премиясе Гран-приен отты! Алия Әһлиуллинаны шушы казанышлары белән котлыйм», — дигән республика җитәкчесе үзенең инстаграм сәхифәсендә.


news_right_1
news_right_2
news_bot