news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады

Татарстан Президенты котлау телеграммасында спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын әйткән.

Рөстәм Миңнеханов Алинә Заһитованы Дөнья чемпионатында җиңүе белән котлады
архив

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фигуралы шуучы Алинә Заһитованы һәм аның тренеры Этери Тутберидзены  Япониянең Сайтама шәһәрендә узган Дөнья чемпионатында җиңү белән котлады. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алинә, планетадагы иң көчле фигуралы шуучы булуын раслап, җиңүләр яулавын дәвам итә», — диелгән котлау телеграммасында. Татарстан Президенты спортчының көчле рухлы булуына һәм осталыгына соклануын белдергән.

Ул шулай ук Этери Тутберидзеның профессиональлеген һәм тренерлык талантын да билгеләп үткән, чөнки чемпионнар һәм ярышлар призерлары булган фигуралы шуучылар – аның укучылары.

«Сезнең белән бергә горурланабыз һәм шатланабыз. Сезгә яңа казанышлар һәм зур уңышлар телибез», — дигән Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot