news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алинә Кабаевага нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде

Олимпия чемпионы Дәүләт Думасыннан "Илкүләм Медиа Төркем" Директорлар советын җитәкләү өчен китте

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алинә Кабаевага нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ул Кабаеваның Татарстаннан Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты сыйфатында башкарган эшен югары бәяләде. "Универсиадага әзерлек һәм аны үткәргән вакытта, башка спорт һәм иҗтимагый чараларда сезнең ярдәм бәяләп бетергесез", - дип белдерде республика башлыгы Алинә Кабаева белән сөйләшкән вакытта.

"Без дусларыбыз һәм партнерларыбыз карьера үсеше өчен мөмкинлек алганга һәм талантларын төрле өлкәләрдә тормышка ашыруга шатбыз. Мин сезнең белән алга таба да хезмәттәшлек итүгә өметләнәм һәм Татарстан халкы өчен башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәм", - дип ассызыклады Президент Р.Миңнеханов. 

Искәртеп узабыз: нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы Алинә Кабаева Дәүләт Думасыннан  "Илкүләм Медиа Төркем" ("Национальная Медиа Группа") Директорлар советына җитәкчелек итү өчен китте. Россиянең әлеге хосусый иң эре медиахолдингына "Петербург-Пятый канал" телерадиокомпаниясе (72,4 процент активы керә) ,  "Первый канал"  ААҖ (25 процент), «РЕН ТВ» телеканалы (68 процент),  "Известия" газетасы(73,2 процент),  "Русская служба новостей" радиостанция (100 процент) керә, "Metro-Петербург" газетасы да аның идарәсендә.

Россия парламентының түбән палатасында Татарстаннан булган депутат А.Кабаеваның урынын ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Евгений Гришин биләргә мөмкин.       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100