news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты

Президент Иран белән мөнәсәбәтләр ныгыр, дип өметләнә.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консуллыгы башлыгы вазифаларын башкаручы Алибеман Әгбали Зарч белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында тормышка ашырылган Татарстанбелән Иран арасындагы икътисади, сәяси һәм гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяләгән.

10 ел элек Татарстан башкаласында Иранның Генераль консуллыгы ачылу безнең үзара хезмәттәшлек үсә башлауга әһәмиятле адымнарның берсе иде, дип искәртә Татастан Республикасы Президенты.

“2007 елда кабул ителгән карар өчен без Иран хакимиятенә ихлас күңелдән рәхмәтле. Сезнең җитәкчелектә Генераль консуллык ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итәр дип өмет итәм”, – дип мөрәҗәгать иткән Рөстәм Миңнеханов Алибеман Әгбали Зарчка.

Шулай ук очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңуллина да катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100