news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясендә булды

Без «Alibaba» компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер, диде республика лидеры.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Alibaba компаниясенең баш офисында булды. Анда республика лидерына топ-менеджерлар компания эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без интернет-коммерция һәм мәгълүмат-коммуникация хәл ителешләре өлкәсендә бөтендөнья лидерларының берсе – «Alibaba» төркеме белән яхшы таныш. Безнең ил халкы сезнең хезмәт күрсәтүләрдән файдалана. Сезнең интернет-кибет аша күпләгән ваклап сату гамәле башкарыла. 2016 елда Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында мин Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шуваловның «Alibaba Group» рәисе Джек Ма әфәнде белән очрашуында катнаштым», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен һәм инновацияләрне үстерү – безнең өстенлекле юнәлешләребезнең берсе. Татарстан Россиядә алдынгы технологияләрне көндәлек тормышка кертү буенча алдынгы төбәктән санала. Мәгълүмат-коммуникация хәл ителешләре бүген төрле тармакларны үстерүдә бәйләүче элемент һәм катализатор булып тора. Россиядә яңа төзелеп килүче Иннополис шәһәрендә без бөтендөнья дәрәҗәсендәге инфраструктура булдырдык. 2017 ел йомгаклары буенча «Иннополис» МИЗ территориясендә гомуми инвестицияләре 11 млрд. сум чамасында 60 компания-резидент теркәлгән. Без «Alibaba» компаниясе белән хезмәттәшлек итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу хакта фикер алышу өчен «Alibaba» вәкилләрен Татарстан Республикасына чакырды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot