news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында терлекчелекне үстерергә кушты

Алексеевск районында язгы чәчүне 11 майга төгәлләргә җыеналар.

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында терлекчелекне үстерергә кушты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында язгы кыр эшләре барышын тикшерде һәм районда терлекчелекне үстерергә йөкләмә бирде. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентны Татарстан премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов озата барды. 

Эш сәфәре вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Әхмәтов районның Биләр (ООО “ВЗП Биләр”), Коры Көрнәле (НП Алексеевск) һәм Сахаровка (АО “ВЗП Төньяк Алексеевск”) авыл хуҗалыкларында язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Марат Әхмәтов Алексеевск районы терлекчелек тармагында булган бөтен потенциалын да тулысынча кулланмый диде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидовка бу мәсьәлә буенча җентекләп эшләргә кушты.

Сахаровка авылында Рөстәм Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Алексеевск районының авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты.

Марат Әхмәтов районда язгы кыр эшләрен кызу темплар белән баруын әйтте. Сабан культураларын чәчү 52,6 мең гектарда башкарыла. Шул исәптән язгы бөртекле культуралар – 27,7 мең, арпа – 12,5 мең, бодай – 8,6, солы – 0,6 мең, көнбагыш – 10,1 мең гектарда чәчелә. 34,7 мең гектар мәйданда минераль ашламалар кертелгән. Чәчүне 11 майга төгәлләү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100