news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы игенчеләре белән очрашты

8 августка Алексеевск районында 60,3 мең тонна уңыш алынган.

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районы игенчеләре белән очрашты
president.tatarstan.ru

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урып-җыю кампаниясе барышы белән танышу максатыннан Алексеевск муниципаль районында булды. Сәфәрдә Рөстәм Миңнехановны Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов озатып йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә 230 гектар көзге арыш суктырылган, гектарыннан 26,6 центнер уңыш чыккан. Игенчеләр 612 тонна ашлык җыеп алганнар. Көзге бодай 16,4 мең гектардан алынган, 51,3 мең тона икмәк суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 31,4 центнер тәшкил итә, дип сөйләде район башлыгы.

8 августка булган мәгълүматлар буенча, Алексеевск районында авыл хуҗалыгы мәйданының 40 процентыннан уңыш җыеп алынган. 60,3 мең тонна уңыш алынган. Кырларда 90 комбайн эшли.

Марат Әхмәтов Әлки, Спас, Алексеевск районнарының дым җитмәүдән җитди зыян күрүләрен әйтте. Өч айда барлыгы 50 мм яңгыр яуган. Игенчеләрнең агротехник нормаларны үтәүләре нәтиҗәсендә көзге культуралардан яхшы уңыш алынган, диде министр.

Районда яшәүчеләр Рөстәм Миңнехановка су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм реконструкция мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.

“Әлбәттә, без “Чиста су” республика программасын дәвам итәчәкбез. Без ел саен бу максатларга 600-700 млн сум юнәлдерәбез. Бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрәчәкбез”, - диде республика Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100