news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Александр Красныхны дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады

Татарстан Президенты котлау сүзләрен шулай ук спортчыны тренерына, республиканың Йөзү федерациясе һәм "Динамо" оешмасы җитәкчелегенә юллаган.

(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы,  Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт остасы Александр Красныхны Виндзорда йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады.

Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Динамо” спорт оешмасы рәисе, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка, Татарстан Йөзү федерациясе президенты, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка, югары категорияле тренер, Татарстан Республикасы атказанган физкультура хезмәткәре Сергей Кузнецовка да юллады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

“Александр Красных Виндзор шәһәрендә йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлыйм. Россия җыелма командасы составында эстафетада алтын медаль, 400 м дистанциясендә – көмеш, 200 м дистанциясендә – бронза медале бу зур казаныш, бу спортчының бәхәссез сәләте, тырышлыгы һәм куйган максатка ирешүе турында сөйли, шулай ук тренерның югары һөнәри осталыгы һәм республиканың Йөзү федерация белән берлектә, “Динамо” оешмасының нәтиҗәле эшен күрсәтә”, - диелә телеграммада.

“Бу уңышлар үз эшеңә тугрылык һәм җиңүгә ышану, уртак бурычларны чишүдә бердәмлек – югары максатлар ирешүнең нигезе икәнлегенә дәлил. Һәрберегезгә матур һәм гадел спорт ярышы, җиңү, безнең республика һәм ил белән горурланырга биргән мөмкинлек өчен бик зур рәхмәт. Барыгызга нык сәламәтлек, бәхет, спортта һәм тормышта яңа үрләр яулауда уңышлар телим”, - диелгән шулай ук котлауда. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100