news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә Хәйриячеләр китабын тапшырды

Казанда "Ел җитәкчесе-2017" республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә Хәйриячеләр китабын тапшырды
prav.tatarstan.ru

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казанда кичә “Ел җитәкчесе-2017” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар да катнашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

“Бездә күркәм гадәт бар: Яңа ел алдыннан үткән елга йомгак ясау, алдынгы хезмәт коллективларын билгеләү һәм аларның җитәкчеләрен бүләкләү, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Узып баручы 2017 ел гади генә булмады, шуңа да карамастан, республикада җыелма төбәк продукты күләме үткән елның шушы чорына карата якынча 3 процентка артты, сәнәгать продукциясе буенча – 2, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча 5 проценттантан артык. Бу – безнең коллективларның, җитәкчеләрнең, әлбәттә инде, федераль бюджетның, шулай ук республика һәм муниципаль бюджетларның күп өлешен булдыручы салым түләүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе”.

Рөстәм Миңнеханов чарада Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен – “Дуслык” ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшырды.

Президент кулыннан алдынгы идарәчеләр Хәйриячеләр китабының сигезенче томын һәм Татарстан Республикасы Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фондының рәхмәт хатларын да алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot