news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә “Хәйриячеләр китабы”ның VIII томын бүләк итте

Тарихи-мәдәни мирасны торгызу проектына теләктәшлек күрсәтүчеләр “Яңарыш” фондының Рәхмәт хатларына ия булды.

Рөстәм Миңнеханов алдынгы идарәчеләргә “Хәйриячеләр китабы”ның VIII томын бүләк итте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Рәхмәт хатлары “2017 ел җитәкчесе” республикакүләм җәмәгатьчелек конкурсы лауреатларына бүләкләү тантанасында тапшырылды. Тантана “Корстон”да үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Рәхмәт хатларына “Татнефть” ГАҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Наил Маганов, “ТАИФ” АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм төзелеш һәм Архитектура дәүләт экспертизасы һәм бәяләр ясалышы идарәсе җитәкчесе Мәҗит Салихов ия булды.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “Дуслык” ордены, “ТР алдындагы казанышлары өчен” орден медален һәм башка дәүләт бүләкләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100