Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов: Алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итүдә РФ казначылыгы ярдәм итә ала
Иннополиста Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко катнаша.
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). Төзүчеләрне эскроу-хисапларга күчерү алданган өлешчеләр йортларын төзеп бетерүче төзелеш компанияләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы тәнәфесе вакытында хәбәр итте.
«Бездә намуслы төзүчеләр проблемалы йортлар алалар һәм төзеп бетерәләр. Без аларга ярдәм итәбез, җир бирәбез. Әгәр эскроу-хисаплар кертелә икән, мондый механизм булмаячак. Шуңа күрә без кайбер вакытта Федераль казначылыкның дәүләт системасын куллана алыр идек», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең барлык төзүчеләренең 30 проценттан 50 процентка кадәре проектлы финанслау таләпләренә туры килми һәм әлегә эскроу-хисаплар белән эшли алмый. Гәрчә әлеге компанияләр арасында яхшы репутацияле төзелеш фирмалары да бар.
«Әгәр без бер көндә төзүчеләрне эскроу-хисапка күчерсәк, безнең схема сыначак. Шуңа күрә без күчүне ничек тормышка ашыру турында фикер алышабыз. Россия Төзелеш министрлыгы белән килешү буенча субъектлар төзүчеләрнең элек булган схема буенча нинди категория эшли алачагын билгели ала дип саныйбыз», - дип аңлатты Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, федераль казначылык системасы проблемалы йортлар төзелешенә финанс чараларын куллану ачыклыгын тәэмин итәргә сәләтле. Бу очракта акча сметада каралган эш күләменә генә бүленәчәк. «Теләсә кайсы очракта акча бүлеп бирү банклар яки башка структуралар ярдәмендә ныклы контрольдә булырга тиеш, бу бәхәссез», – диде ул.
Иннополиста Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышы «галстукларсыз» - яңа форматта бара. Аның эшендә илнең әйдәп баручы төбәкләре башлыклары, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе башлыклары катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз