news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновка Мактау ордены тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновның идарә итү талантын, катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу сәләтен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновка Мактау ордены тапшырды
president.tatarstan.ru

(Казана, 10 ноябрь, "Татар-информ"). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» АҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновка Россия Федерациясе дәүләт бүләге – Мактау ордены тапшырды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 21.08.2018 № 488 Указы нигезендә тапшырыла торган орден Альберт Шиһабетдиновка «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив җәмәгать эшчәнлеге һәм күп еллык намуслы эше» өчен бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Рөстәм Миңнеханов Альберт Шиһабетдиновның идарә итү талантын, республика нефть химиясе комплексы алдында торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итә алу сәләтен билгеләп үткән.

Татарстан Президенты шулай ук «ТАИФ» компаниясенең хәйрия эшчәнлеген дә югары бәяләгән.

Альберт Шиһабетдинов бүләк аның һәм 45 мең кешелек "ТИАФ" компаниясенең генә түгел, республика халкының хезмәте нәтиҗәсе булуын әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot