news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа логистика үзәгенә нигез салуда катнашачак

Инвестицион бәясе 964 миллион сум тәшкил иткән X5 Retail Group җитештерү мәйданчыгы 2020 елның маенда файдалануга тапшырылырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов Алабугада яңа логистика үзәгенә нигез салуда катнашачак
архив tatarstan.ru

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе һәм Алабуга районнарына сәфәр кылырга ниятли. Республика Президенты чәчү кампаниясенең барышы белән танышачак, шулай ук Алабугада X5 Retail Group логистика үзәгенә нигез салу тантанасында катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районында чәчү эшләренең барышы белән танышырга, шуннан соң хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашырга ниятли. Аннары Президент Алабуга районына юл тотачак. Биредә аны агробизнес вәкилләре белән очрашудан тыш, яңа логистика мәйданчыгына нигез салу тантанасында көтәләр.

Инвестицион бәясе 964 миллион сум тәшкил иткән X5 Retail Group җитештерү мәйданчыгы 2020 елның маенда файдалануга тапшырылырга тиеш. Биредә 150 яңа эш урыны булдыру күздә тотыла. Проектны гамәлгә ашыру белән X5 Retail Group компаниясенең техник биреме буенча Россиянең Romex Group девелоперы шөгыльләнәчәк.

Логистика үзәге Татарстанның көнчыгышында урнашкан «Пятерочка» челтәре кибетләренә хезмәт күрсәтәчәк. Проект нигезендә, үзәкнең инфраструктурасына мәйданы 17 мең квадрат метрны тәшкил иткән склад, шул исәптән 6,9 мең квадрат метр мәйданны биләгән коры склад, 300 квадрат метрлы алкоголь склады, шулай ук яшелчә, җиләк-җимеш саклана торган склад керәчәк.

Заманча склад инженер системаларының тулы комплексы, шулай ук логистика үзәге мәйданчыкларында температура режимын көйли торган инновацион механизмнар белән җиһазландырылачак.

Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Карелия делегациясен кабул итәргә ниятли. Республика башлыгы Артур Парфенчиков җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Татарстанга килә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100