Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Алабугада сыек пестицидлар җитештерү заводын ачачак
Предприятие үсемлекләрне саклауның химик чаралары базарында Россия продукциясенең өлешен арттырырга тиеш.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Иртәгә, 28 июньдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Август” компаниясенең сыек пестицидлар җитештерә торган заводы ачылышында катнашачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
“Иртәгә республика Президенты “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Август-Алабуга” заводын ачуда катнашырга планлаштыра, - диде ул. – Завод үсемлекләрне саклау чаралары, шулай ук аларны төрү өчен полимер савытлар җитештерәчәк”.
Проект чит ил продукциясен үзебезнеке белән алмаштыруга юнәлдерелгән. Әлегә Россиядә авыл хуҗалыгына кирәкле саклау чараларының 50 проценттан кимрәк өлеше җитештерелә, диде Лилия Галимова.
“Август-Алабуга” заводында ел саен 50 млн литр сыек пестицид җитештерү планлаштырылган. Татарстанда, ким дигәндә, биш потенциаль кулланучы бар, шул исәптән “Агросила”, “Кызыл Шәрык Агро”, “Агро-Инвест”.
Проектка инвестицияләр күләме 4,5 млрд сумнан артып киткән. 120гә якын эш урыны булдырылган, ә ел ахырына кадәр тагын 200 дән артык эш урыны булдыру планлаштырыла.
- „Август“ фирмасы” АҖ - үсемлекләрне саклау буенча химик чаралар җитештерү һәм сату буенча Россиянең иң зур компаниясе. Озак еллар ул кыр культураларын саклауда беренчелекне тота һәм дөньяның 20дән артык илендә тәкъдим ителгән. “Август” фирмасы производстволары Казахстанда, Белоруссиядә эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз