news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» зонасы эшчәнлеген уңай бәяләде

«Форд Соллерс Елабуга» завод мәйданчыкларында «АУРУС» автомобильләрен җитештерүне оештыру турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» зонасы эшчәнлеген уңай бәяләде
tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Ул «Алабуга» МИЗның узып баручы елда эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлыйбыз. Әлбәттә, санкцияләр аркасында килеп чыккан аерым кыенлыклар бар. Шуңа да карамастан, махсус зона үсә, инвесторларны җәлеп итә, яңа кызыклы проектлар гамәлгә ашыра», — диде ТР Президенты.

Утырышта Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, махсус зона үсә бара. Быел 5 яңа компания җәлеп ителгән, 3 компания үз җитештерүен ачкан. «Барлыгы бүгенгә „Алабуга“ МИЗда 57 компания-резидент теркәлгән, шуларның 33е үз эшчәнлеген алып бара инде. 6 мең 862 эш урыны булдырылган. Үзләштерелгән акчалар күләме 132 млрд сум», — диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары компанияләр вәкилләре чыгыш ясады. «Карбоформ» компаниясе проекты синтетик сумала, шулай ук карбамидоформальдегид концентраты һәм формалин җитештерү буенча завод төзүне күз алдында тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме — 1,3 млрд сум. 100 эш урыны булдырылачак.

«ЭкоПак» формага салынган целлюлоза җепселеннән бер мәртәбә кулланылучы һәм биологик рәвештә череп юкка чыгучы савыт-саба җитештерүне урнаштыруны күзаллый. Инвестицияләр күләме — 188,9 млн сум, хезмәткәрләре саны 30 кеше булачак. «АСЛ Холдинг» компаниясе вентиляция һәм кондиционерлауның энергияне нәтиҗәле тотучы югары махсуслаштырылган системаларын җитештерүне башларга ниятли, инвестицияләр күләме — 145 млн сум. Пландагы хезмәткәрләре саны — 52 кеше.

«2019 елда „Алабуга“ МИЗ Россия Федерациясендә барлык күрсәткечләр буенча да лидерлыгын раслады. Хәзер берничә Россия Федерациясе төбәге җитәкчесенең Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате нигезендә без илнең МИЗ төзүне бизнес таләп итә торган берничә ноктасында яңа мәйданчыклар өчен урын сайлау буенча карар кабул итәбез», — диде «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100