news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: “Алабуга Татарстан икътисадының үсеш ноктасы булачак”

Президент район командасына ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде

(Алабуга, 16 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль район Советының 34 нче сессиясендә катнашты.
Сессиядә Совет депутатлары район башлыгы Илшат Гафуров һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хәнифовны отставкага җибәрде. Илшат Гафуров утырышта катнашучыларның барысына да иңгә-иң торып эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде, Татарстан Республикасы җитәкчелеген исә аерым билгеләп үтте. Аның ярдәменнән башка район соңгы елларда шундый зур уңышларга ирешә алмас иде, диде ул.
Рөстәм Миңнеханов, утырышта чыгыш ясап, теләсә кайсы районның тормышында җитәкчелек алышыну мәсьәләсе бер дә гадиләрдән түгел, дип ассызыклады. Ул Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең федераль университет Казанда оештырылсын өчен күп көч куюын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Алабуга районының соңгы еллардагы казанышларын уңай бәяләде. Районда “Алабуга” икътисади зонасы оештырылды. Алабуганың меңьеллыгын бәйрәм иткәннән соң шәһәрне Россия һәм чит илләрдә таный башладылар. Татарстан Президенты фикеренчә, районда оештырылган база һәм инфраструктура алдагы 5-10 елда Алабугада Татарстан Республикасының үсеш ноктасын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Президент район командасына ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм Алабуга районының алга таба да Татарстан лидерларының берсе булачагына ышаныч белдерде.
Алабуга муниципаль район Советы утырышында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары билгеләнде. Ул – бүгенге көнгә кадәр ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкарган Геннадий Емельянов. Г.Емельянов бер үк вакытта башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын да башкарачак.
“Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт”, - дип белдерде утырышта Геннадий Емельянов.
10 майда Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot