news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Алабуга» резидентларга заманча инфраструктура тәкъдим итә

Татарстан Президенты «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды.

Рөстәм Миңнеханов: «Алабуга» резидентларга заманча инфраструктура тәкъдим итә
tatarstan.ru

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышын уздырды. Чара быел икенче тапкыр булды (беренчесе 5 апрельдә узды), дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«„Алабуга» — резидентларга кадрлар, социаль, төзелеш, сәнәгать кебек заманча инфраструктура бирә торган партнер», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, бүген махсус икътисади зона мәйданчыгында «Росатом» Дәүләт Корпорациясе белән партнерлыкта пан-прекурсор (углерод җебе өчен чимал) җитештерү буенча яңа завод ачылды. 

Күзәтчелек советы әгъзалары утырышның көн тәртибе мәсьәләләрен, шул исәптән совет составындагы үзгәрешләрне карады.

Шулай ук аларга МИЗ мәйданчыгында тормышка ашырылырга мөмкин булган кайбер инвестиция проектларына презентация булды, «Алабуга»ның перспектив үсеш планы тәкъдим ителде һәм расланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot