news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында чәчү барышы белән танышты

Татарстан Президенты вертолеттан Гари, Олы Качык, Олы Тарловка, Бехтерево торак пунктлары янындагы кырларны карады.

Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында чәчү барышы белән танышты
Владимир Васильев

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында чәчү кампаниясенең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов озатуында вертолеттан Гари, Олы Качык, Олы Тарловка, Бехтерево торак пунктлары янындагы кырларны карады», - диелә хәбәрдә.

Күпьеллык үлән басуында хуҗалык җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы инвесторлары һәм Алабуга муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары катнашында очрашу булды.

Геннадий Емельянов чәчү кампаниясенең үз вакытында һәм проблемаларсыз узуын, Марат Әхмәтов исә Алабуга районының күрсәткечләре яхшы булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов Алабуга игенчеләренә чәчү кампаниясенең уңышлы төгәлләнүен һәм яхшы уңыш җыеп алуларын теләде, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100