news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗда төзелә торган “Armstrong” заводында булды

Татарстан Президенты яңа предприятиенең дәрәҗәсен югары бәяләде

 (Казан, 29 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисадый зонада “Armstrong” Америка компаниясенең төзелеп килгән түшәм япмалары җитештерү заводында булды. 

Завод 2013 елның апрелендә төзелә башлады. Гомуми инвестицияләр күләме 100 млн АКШ доллары тәшкил итәчәк. Аерым алганда, завод минераль сүстән түшәм япмаларын җитештерәчәк. Хәзерге вакытта предприятиедә башлап җибәрү алдыннан җиһазларны җайлау эшләре алып барыла. Татарстан Республикасы Президентына биредә станоклар һәм продукция үрнәкләрен күрсәтелде. “Төзелеш тиз бара, мәсьәләләр оператив хәл ителәләр”, - дип билгеләделәр компания вәкилләре, республика һәм “Алабуга” МИЗ җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдереп.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе турында сорашты. Компания вәкилләре Россия белгечләренең беренче төркеме Англиягә укырга җибәрелгәне турында хәбәр ителде.

Татарстан Президенты яңа предприятиенең дәрәҗәсен югары бәяләде һәм компаниягә производствоны вакытында башлап җибәрүен теләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100