Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов ”Алабуга” махсус икътисади зонасы корпоратив университетын мактады
Татарстан Президенты университетның чыгарылыш укучылары белән очрашты.
(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Булат Низамиев). “Алабуга” махсус икътисади зонасының Корпоратив университеты үзен уңышлы проект буларак тәкъдим итте. Ул студентларга кирәкле белем һәм күнекмәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортын 4нче дулкында тәмамлаучылар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шул университетны тәмамлап, МИЗда эшләүчеләр дә катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Алабуга” махсус икътисади зонасы Корпоратив университеты – Россия өчен өч айлык интенсив укытуның уникаль программасы, монда студентлар махсус икътисади зонада эшләүче халыкара компанияләрнең топ-менеджерларыннан белем ала. Предприятие җитәкчеләре, төп бүлекчә инженерлары һәм менеджерлары “Алабуга” МИЗда булдырылган предприятиеләр мисалында сәнәгать объектларына идарәнең практик курсын уздыра.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Корпоратив университетта тупланган тәҗрибәнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Катнашучыларны бик җитди сайлап алалар, яңа талантлы хезмәткәрләрне җәлеп итүнең әйбәт нәтиҗәләре дә бар, - диде Татарстан Президенты. – Сез остазларыгыз белән аралашканда алган белемнәр һәм күнекмәләр бик кирәкле”.

"Алабуга" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев барлык студентларның да бер проект өстендә эшләвен әйтеп узды, ул да булса – Россиянең кече шәһәрләре су каналларын яңарту программасын эшләү.
Беренче чыгарылышны тәмамлаган, хәзерге вакытта “Алабуга” МИЗ генераль директоры урынбасары булып эшләүче Тимур Минһаҗев МИЗны федераль индустриаль парклар исемлегенә кертү эше йомгаклары турында сөйләде.

“Минемчә, команда җыю мөһим, - дип белдерде очрашу ахырында Татарстан Республикасы Президенты. – Һәм “Алабуга” Россиядә һәм аннан читтә дә проектларга идарә итәрлек команда җыя”.
“Үз сәләтләрегезне идарәче компанияләр булдыруга юнәлтегез – бу бүген базарга кирәк нәрсә, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов МИЗ җитәкчелегенә. – Сәнәгать мәйданнарына, индустриаль паркларга, махсус икътисади зоналарга идарә итү, резидентларны җәлеп итү, федераль финанслау – бу хәзер бик мөһим. Шуңа басым ясарга кирәк”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз