news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонаның яңа җитештерү линиясен карады

Бүген Татарстан Президенты «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов «Transit Центр Алабуга» дилер үзәге эше белән танышты һәм автомобильләр күргәзмәсен карады, аннары «СТ Алабуга» ҖЧҖдә булды һәм яңа җитештерү линиясен карады.

2021 елда «СТ Алабуга» МИЗ «Форд Транзит» автомобильләре базасында изотермик фургоннар, рефрижераторлар һәм сәнәгать фургоннары булдыру өчен сэндвич-панельләр җитештерүне үзләштерде. Җитештерүдә кулланыла торган комплектлау әйберләрен сатып алу республика территориясендә максималь рәвештә локальләштерелгән. Сэндвич-панельләрнең яңа технологиясе автомобильнең кирәкле массасын киметергә, йөк күтәрүчәнлеген арттырырга, коррозиягә һәм химик реагентларга чыдамлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot