Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов “Алабуга”да яңа завод ачылышында катнаша
Бөгелүчән төргәкләр җитештерү предприятиесе төзелешенә инвестор 3 млрд сумнан артык акча керткән.
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабуга районына эш сәфәренә бара. Ул “Алабуга” махсус икътисади зонасында “Данафлекс” заводын ачу тантанасында катнашачак.
Татарстан Хөкүмәте рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, предприятиене көннең икенче яртысында тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү көтелә.
“Данафлекс”ның беренче чираты бакалея, снек, кондитер һәм сөт продуктлары, көнкүреш химиясе, шәхси гигена товарлары, балалар ашамлыклары һ.б. товарлар өчен бөгелүчән төргәкләр - барлыгы 22 мең тоннага якын продукция җитештерәчәк.
Яңа җитештерү объектын төзүгә инвестор 3 млрд сумнан артык акча керткән. ААҖ “Данафлекс-Алабуга” да 280 яңа эш урыны барлыкка килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз