news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Аксубайга «Уяв» бәйрәменә чуваш милли киемендә килде

Бәйрәм нигезендә - чуваш халкы һәм традицияләренең берләшүе, әйлән-бәйлән ясау, табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итү.

Рөстәм Миңнеханов Аксубайга «Уяв» бәйрәменә чуваш милли киемендә килде
Фото: Гөлнар Гарифуллина

(Аксубай, 10 июль, «Татар-информ» Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубайга «Уяв» республика чуваш мәдәнияте бәйрәменә чуваш милли киемендә килде.

Бәйрәм нигезендә - чуваш халкы һәм традицияләренең берләшүе, әйлән-бәйлән ясау, табигатькә яңгыр, мул уңыш сорап мөрәҗәгать итү.

Бәйрәм «Уяв дусларын чакыра» музыкаль-хореографик композициясе белән ачылачак. Татарстан һәм Россия төбәкләренең профессиональ һәм үзешчән ансамбльләре, халык иҗаты коллективлары катнаша. Чабаксардан Чуваш дәүләт җыр һәм бию ансамбле килгән.

Чуваш мәдәнияте шулай ук Халык кәсепчелегендә, декоратив сәнгать эшәнмәләрендә чагылыш тапкан. Этнографик мәйданчыкта чуваш гаиләсе көнкүреше, гореф-гадәтләре күрсәтелә, күәс, бал эчемлекләре, уха пешерелә.

Президент умартачы, балыкчы, аучы, пешекчеләргә дан җырлау өчен махсус йортларны карап чыкты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot