news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Аксубайда беренче урман хуҗалыгы министры бюстын ачты

Александр Гуляев республиканың урман хуҗалыгы өлкәсе өчен күп эш башкарды, диде Рөстәм Миңнеханов.

(Аксубай районы, 6 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чувашстан Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев бүген Аксубайда ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев бюстын ачтылар. Ул республиканың күренекле эшлеклесе исемен йөртә торган яңа скверда урнаштырылган.

«Бүген без Татарстанның бөек улы — урман хуҗалыгының беренче министры Александр Гуляев бюстын ачабыз. Ул урман хуҗалыгы өлкәсе өчен күп эш башкарды. Мин үзем урманчы улы, бу искиткеч кешене беләм, ул минем әти белән бергә эшләде», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Аксубай районы җитәкчелегенә һәм республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына «шундый күренекле кешеләр турында истәлекне саклаган, тармак ветераннары турында кайгырткан өчен» рәхмәт әйтте.

Район үзәгендә мондый сквер ачылу «үткәнне хәтерләү, хәзергесен кадерләү һәм киләчәккә өмет белән карау турында сөйли», - дип өстәде Михаил Игнатьев.

«Татарстан Президенты һәм аның идарә итү командасы тарихны саклап калу гына түгел, ә төрле муниципаль берәмлекләрнең уллары булган шәхесләрнең истәлеген мәңгеләштерү аша традицияләрне саклау өчен күп эш башкара, — диде ул. — Мин монда беренче тапкыр. Биредә яшәүче балаларның күзләре янганын күрәм, димәк, ата- аналар аларны дөрес тәрбияли. Бу балалар Татарстан белән Россиянең киләчәген төзиячәк».

Бюстны ачу тантанасында рәсми затлардан тыш, ТАССРның беренче урман хуҗалыгы министрының олы кызы Нина Гуляева да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100