news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов АКШта ИТ-компанияләр стартаплары белән танышты

Форум барышында Татарстан компанияләре стартапларына төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр бирелер дип көтелә.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния штатында Халыкара технология форумы кысаларында тәкъдим ителгән Татарстан ИТ-компанияләре стартаплары белән танышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Форум барышында Татарстан компанияләре стартапларына төзәтмәләр буенча тәкъдимнәр бирелер дип көтелә. Ә бу исә аларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстан стартаплары күргәзмәсе берничә проект тәкъдим итте. Try.Fit программасы анализлап, сатып алучыга туры килә торган иң уңайлы аяк киемен билгеләячәк.

Mouse – теләсә кайсы мәйданчыкларда уйнаучы музыкантларны бик җиңел табарга һәм тыңларга мөмкинлек бирүче проект.

Yorso проекты күпләп сатучы һәм сатып алучылар арасында диңгез продуктлары һәм ит индустриясе базарындагы хезмәттәшлек өчен автоматлаштырылган сәүдә мәйданчыгы булдыруны күздә тота.

Күргәзмә белән танышканда Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә Yorso стартапын эшләүчеләр белән очрашырга һәм проектны куллану мөмкинлекләрен өйрәнергә кирәклеген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot