news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов АКШта инвестицияләр җәлеп итү буенча конференциядә катнашачак

Конференция 14 майда Хьюстон шәһәрендә (Техас штаты) узачак.

Рөстәм Миңнеханов АКШта инвестицияләр җәлеп итү буенча конференциядә катнашачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов май аенда Америка Кушма Штатларына барырга ниятли. Бу хакта ТАСС Хьюстонда (Техас штаты) Россиянең Генераль консулы Александр Писаревка сылтама белән хәбәр итә.

«Май аенда Миңнехановның эш сәфәре планлаштырыла», – дип белдерде дипломат.

Хьюстонда Америка-Россия сәүдә палатасы сайтында урнаштырылган хәбәр нигезендә, Татарстан Президенты Россия төбәкләренә инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган конференциядә катнашачак.

Конференция 14 майда Хьюстон үзәгендәге кунакханәдә узачак. Рөстәм Миңнеханов белән бергә АКШка бизнес-делегация киләчәк. Анда катнашучылар, сәүдә палатасы билгеләп үткәнчә, эшлекле даирә вәкилләре белән очраша алачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot