news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман белән очрашты

АКШ илчесе Татарстан башкаласына беренче тапкыр эш сәфәре белән килде.

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә АКШның Россиядәге илчесе Джон Хантсман белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин «Твиттер»да шул хактагы мәгълүмат урнаштырган.

Казанда илче 27 февральгә кадәр булачак. Джон Хантсман «Иннополис», Казанның 3нче җылылык электр үзәге, шәһәрнең югары уку йортлары белән танышырга ниятли.  

"Татар-информ" Казанга АКШ илчесе килде, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot