news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов АКШ компаниясенә Татарстанда эшли башларга тәкъдим итте

KOHLER (АКШ) сантехника җитештерү буенча иң куәтле компанияләрнең берсе.

(Казан, 30 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сантехника җитештерүче иң зур компанияләрнең берсе - KOHLER (АКШ) җитәкчелеге белән очрашты. Сөйләшү "Казан" ат спорты комплексында узды дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Очрашу вакытында АКШ компаниясенең Татарстанда - "Алабуга" ирекле икътисади зонасында эшли башлау мөмкинлеге каралды. 

"Мин сезнең компанияне сантехника җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы дип беләм", - диде Президент. Ул Татарстанга мондый инвесторны китерү яклы булуын һәм теләктәшлек күрсәтергә - аерым алганда инфраструктура үсеше, хезмәткәрләр табу, продукцияне сатуда ярдәм итәргә әзер булуы хакында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов дөньяның иң зур компанияләренең кайберләре республикада инде эшләвен билгеләп үтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot