news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов акча алышынуга кагылышлы имеш-мимешләргә ышанмаска, хафаланмаска киңәш итте

Рубльне “ирекле йөзү”гә җибәрү турындагы карар ашыгыбрак кабул ителде, дип саный Р.Миңнеханов

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләре белән традицион Яңа ел алды очрашуында, финанс яктан катлаулы хәлгә карамастан, Татарстанда гамәлдә булган социаль программалар үтәлеп килүенә игътибарны юнәлтте.

Республика башлыгы әйтүенчә, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү федераль программасы белән бәйле берникадәр авырлыклар бар-барын, ә башка программалар буенча бернинди проблема юк.

Рөстәм Миңнеханов агымдагы ел республика өчен берникадәр үсеш белән тәмамлануын билгеләп узды. “Салымнарга, төп капиталга кертелгән инвестицияләргә килгәндә, бу параметрлар шулай ук үтәлде”, - диде ул.

Президент фикеренчә, нефтькә бәяләр төшү һәм санкцияләр шартларында да рубль курсы кисәк төшүгә бернинди дә алшартлар булмады. Рубльне “ирекле йөзү”гә җибәрү турындагы карар ашыгыбрак кабул ителде, дип саный Р. Миңнеханов.

“Бер мизгелдә без халыкның рубльгә ышанычын югалттык. Бу бик начар. Корылык та, икътисадта түбәнгә тәгәрәү дә, артык җитди сәбәпләр дә юк. Нефтькә бәя безнең өчен нәрсә соң ул – бу федераль бюджетка керемнәрнең кимүе. Федераль бюджетка бәйле вазгыять рисклар булмавын күрсәтте”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент фикеренчә, ил Хөкүмәтенең вазгыятьне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән гамәлләре берникадәр иртәрәк башланган булса, тискәре нәтиҗәләре азрак булыр иде.

Республика җитәкчесе акча алмашынуга кагылышлы имеш-мимешләргә ышанмаска, хафаланмаска киңәш итте. “Акча үзгәрүгә сәбәп юк. Булган акчаны рубль валютасында сакларга киңәш итәм”, - диде Президент.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot