news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: “Ак Барс”ның җиңүе – Татарстан хоккееның чын триумфы ул”

Казан Кремлендә алкалы хоккей буенча ил чемпионнарын хөрмәтләделәр

(Казан, 27 май, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” командасының Гагарин Кубогына лаек булуын Татарстан хоккееның чын триумфы дип атады. Континенталь хоккей лигасы чемпионатының финал сериясендә казанлылар МВД хоккейчыларын отып, икенче ел рәттән Гагарин Кубогына ия булды.
“Ак Барс”ның җиңүе – Татарстан хоккееның чын триумфы ул”, - дип белдерде ТР Президенты кичә Казан Кремлендә узган чемпионнарны хөрмәтләү тантанасында.
Тантанада шулай ук Континенталь хоккей лигасы президенты Александр Медведев, Россия Хоккей федерациясе башлыгы Владислав Третьяк, КХЛ Директорлар советы рәисе Вячеслав Фетисов, “Ак Барс” клубы президенты, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, хоккей командасы җитәкчелеге, клубның уенчылары катнашты.
Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” командасын чираттагы җиңүе белән чын күңелдән котлады. “Сез икенче мәртәбә Гагарин Кубогын яуладыгыз һәм дүртенче тапкыр Россия чемпионнары булдыгыз. Бу җиңү генә түгел, ә безнең спортның чын триумфы, - дип мөрәҗәгать итте чемпионнарга Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең уңыш – барлык уенчылар һәм тренерлар, клубның җитәкчелеге һәм хезмәткәрләренең билгеле бер максатка юнәлдерелгән туктаусыз хезмәте нәтиҗәсе. Анда сезне яңадан-яңа җиңүләргә рухландырган җанатарларның да өлеше бар”.
“Без Гагарин Кубогы артында тренерлар һәм уенчыларның көндәлек хезмәте торуын яхшы аңлыйбыз. Сез һәрвакытта да якын кешеләрегез, республика җитәкчелегенең ярдәмен тойдыгыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “Ак Барс”ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка аерым рәхмәт әйтте.
Республика башлыгы Татарстан клубларының спорттагы зур җиңүләрен, Казанның Россиянең спорт башкаласы исемен, 2013 елда Бөтендөнья универсиадасын кабул итү хокукын яулавын искә төшерде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклап үткәнчә, югары казанышлар спортындагы уңышлар массакүләм спортны үстерүдә этәргеч булып тора. Мисал өчен, соңгы елларда Татарстанда физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең саны бер ярым тапкырга артты. Хәзерге вакытта республикада яшәүче һәр биш кешенең берсе даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.
Вячеслав Фетисов Россия чемпионатларында дүртенче чемпионлык титулын (аларның өчесе “Ак Барс” командасы белән) яулаган Зиннәтулла Билалетдиновның уңышларына чын күңелдән шатлануын белдерде. “Ак Барс” хоккейчылары Татарстан хоккееның югары дәрәҗәсен күрсәтү һәм “Ак Барс” брендын раслау өчен барысын да эшләде”, - диде ул.
Тантана ахырында уенчылар һәм клуб җитәкчелеге медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100