news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады

Казан Кремлендә Казан клубы хоккейчылары, тренерлары һәм персоналлары тантаналы төстә кабул ителде.

Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады
president.tatarstan.ru

(Казан, 30 май, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс” хоккейчыларын, тренерларын һәм персоналларын Гагарин Кубогында җиңүләре белән котлады.

Казан Кремлендә “барслылар”ны тантаналы төстә кабул иттеләр. Анда барлык хоккейчылар (өч уенчыдан кала), тренерлар һәм клуб җитәкчеләре катнашты. Тантаналы чарада Россия Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк, КХЛ президенты Дмитрий Чернышенко һәм Россия җыелма командасы штабы җитәкчесе Роман Ротенберг катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Гагарин Кубогы ияләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды, ә хоккейчылар Президентка истәлекле фото, уен майкасы һәм алтын медаль бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot