news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды

ТР Президенты җитештерү процессы белән танышты һәм Лаеш районы авыл хуҗалыгы эшмәкәрләре продукциясе күргәзмәсендә булды

 (Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).

Рөстәм Миңнеханов җитештерү бүлмәләрендә, тавык йомыркаларын категорияләргә аеру һәм тартмаларга тутыру цехларында, шулай ук чебешләр үстерү цехында булды.
Татарстан Президентына “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ Лаеш филиалының җитештерү процесслары турында, энергияне сак тоту һәм башка заманча технологияләрне гамәлгә кертү эше турында сөйләделәр.

Искәртик: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалы 2012 елның 11 октяберендә теркәлгән. 2013 елның гыйнварыннан “Юбилейное АХП” ААҖ нең арендалана торган җитештерү куәтләрендә продукция җитештерү башланган. 2013 елның августында җитештерү комплексын филиал сатып алган.

“Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ административ биналарының берсендә шулай ук кече формалы хуҗалыклар күргәзмәсе оештырылган, анда Лаеш муниципаль районы авыл хуҗалыгы эшкуарлары үз продукциясен куйган. Бу күргәзмәдә “Атабай” АФ, “Цветочная усадьба” питомнигы, җир җиләге, карлыган, кура җиләге җитештерүче “Зеленый дом” предприятиесе, Хәсәновлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы, “Руно” ЯАҖ, Чуваровлар гаиләсенең шәхси хуҗалыгы, Трусеневлар шәхси ярдәмче хуҗалыгы (сырлар җитештерү) һәм башкалар катнаша.

Президент Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директор Иван Егоров һәм башкалар озата йөрде, дип хәбәр итә  Президентның матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100